Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек малайга зур шкаф ишеге ауган

Өч яшьлек малайга зур шкаф ишеге ауган

news_top_970_100
Өч яшьлек малайга зур шкаф ишеге ауган
Мәскәүдә өч яшьлек балага зур шкаф ишеге ауган, бала бәхетле очрак белән генә исән калган. Җиңелчә генә зыян килгән, дип яза "Московский комсомолец".

Ул көнне бала өйдә әбисе белән булган. Әнисе телефон операторы булып эшли икән, ул эштә булган. Баланың әти-әнисе аерылышкан, шуннан соң хатын, тормышны тарту өчен, берничә эшкә урнашкан, чөнки төп эшендә хезмәт хакы нибары 9 мең сум икән. Моннан тыш, ул 6 мең сум алимент ала.

Өйдәге шкаф күптән түгел ватылган булган. Әби кеше шкафның олы ишеген алган һәм стенага терәтеп куйган. Бала бу ишек белән уйный башлаган һәм ишек кинәт бала өстенә ауган. 

Әби кеше тиз генә ашыгыч ярдәм чакырткан, аны, баш мие җәрәхәтләнгән дигән шик белән, хастаханәгә алып киткәннәр. Әмма, бәхеткә, диагноз расланмаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100