Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буадагы һәлакәт: җиңел машина поездга бәрелү нәтиҗәсендә дүрт яшь егет үлгән

Авариядә локомотив та ватылган. Шул сәбәпле поездлар шактый вакыт туктап торган.

news_top_970_100
Буадагы һәлакәт: җиңел машина поездга бәрелү нәтиҗәсендә дүрт яшь егет үлгән

 Татарстанның Буа районында поезд белән "тугызлы" машинасы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Кошкино-Шимяково автоюлы аша чыга торган көйләнми торган кичүдә булган авария турында хәбәр 15 июльдә кичке җидедә  112 номерына килгән. Тугызынчы модельле "Лада" машинасы Волгоградтан Нижневартовскига бара торган поездга бәрелгән. 

20 дән 22 яшькә кадәрге егетләр  - машина йөртүче һәм өч пассажир урында һәлак булган. "Лада" машинасы йөртүчесе автомобиль йөртү өчен таныклыгын ярты ел элек кенә алган.  Бу турыда Бөгелмә сайты хәбәр итте.

Авариядә локомотив та ватылган. Шул сәбәпле поездлар шактый вакыт туктап торган. Бары тик сәгать ярымнан соң гына локомотивны авария тепловозы алып киткән, диелгән бу хәбәрдә.

Поезд пассажирлары арасында имгәнүчеләр юк.

Авария нәтиҗәләрен бетерүдә 16 кеше, шул исәптән 5 коткаручы эшләгән.

Буа районы сайтында әлеге һәлакәтнең фотолары чыкты.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100