Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Благовещенск шәһәрендә фаҗига: 19 яшьлек студент көллияттә яшьтәшләрен мылтыктан аткан

Благовещенск шәһәрендә фаҗига: 19 яшьлек студент көллияттә яшьтәшләрен мылтыктан аткан

news_top_970_100
Благовещенск шәһәрендә фаҗига: 19 яшьлек студент көллияттә яшьтәшләрен мылтыктан аткан
Благовещенск шәһәрендә Амур төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык көллиятендә укучы 19 яшьлек студент уку бинасында яшьтәшләренә аткан. Бер кеше үлгән, өч кеше яраланган. Шуннан соң ул үз-үзен атып үтергән. Җинаять эше ачылган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 


Атып яраланган 19 яшьлек үсмер һәлак була, тагын 17, 19 һәм 20 яшьлек өч егет яралана. Аларны хастаханәгә озатканнар. Егетләрнең берсе бик авыр хәлдә. 
 
Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге фаҗига яшьтәшләр арасындагы конфликт аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. ТАСС агентлыгы белешмәсе буенча, уку елы башланыр алдыннан гына көллияттә иминлекне тәэмин итү өчен чаралары күрелгән булган. 

Төбәк губернаторы туганнарының кайгысын уртаклаша, кирәкле ярдәмне күрсәтергә вәгъдә итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Амур өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте гадәттән тыш турында аңлатма бирде. Иртәнге якта юл-патруль хезмәте машинасы янына бер егет йөгереп килә. Ул якында гына урнашкан көллияттә бер егет атыш оештырганын әйтә. Полиция хезмәткәрләре урынга бара. Алар бинаның икенче катында кораллы кешене күрә. 

"Ул инспекторларга таба атты. Полиция хезмәткәрләре җавап итеп атты. Җинаятьчене бер бүлмәдә блокировкаладылар. Бу арада калган студентлар һәм укытучылар көллияттән чыкты", диелә хәбәрдә.

Башлангыч мәгълүмат буенча, Благовещенски көллиятендә укучы студент башка укучылар белән талашкан. Төркемдәшләре бу егетне җәберләгән. "Хулиганлык аркасында ике кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда "Россия 24" телеканалына өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Благовещенски көллиятендә мылтыктан аткан студент "асоциаль гамәлләре һәм конфликтларда катнашуы белән билгеле түгел". Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

"Белем бирү оешмасы белешмәсе буенча бүген мылтыктан аткан студент моңа кадәр конфликтларда катнашканы булмаган, аның тәртибендә асоциаль гамәлләр дә күзәтелмәгән", диелә хәбәрдә.

Иптәшләренә аткан студент Даниил З. исемле. Ул инде берничә ел таныш булган, бер аудиториядә утырып белем алган кешеләргә һөҗүм итәр алдыннан, тамаша да күрсәтә. Даниил аудиториягә музыка уйнатып килеп керә. Бу турыда фаҗиганең шаһите, шушы ук көллият студенты "Комсомольская правда"
сайтына сөйләгән. 

"Ул тыныч кына керде. Курт Кобейн, "Нирвана" җыры ишетелә иде. Ул бер егет янына килде. "Яшисең киләме?", - дип сорады. Егет Даниилдан үтенде. Даниил аңа коралны терәп куйды", - дип сөйли шаһит. 

Атучы егетнең мотивларын тикшерүчеләр ачыклаячак. Шаһитлар исә бу хәлне үзләренчә аңлата. Бүген иртән соңга калып килгән өчен, Даниилны аудиториядән куып чыгаралар. Ул чыгып китә. Тик тиздән кире әйләнеп килә. Аның кулында мылтык була. "КП" чыганагы сүзләренчә, егеткә корал йөртүгә рөхсәтне берничә ай элек кенә биргәннәр. Шуннан соң уникенче калибрлы мылтык сатып ала, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү матбугат хезмәте фаҗига урыныннан оператив видео күрсәтте. Тикшерүчеләр ялган мәгълүмат таратмаска чакыра. Алар тикшерү барышы турында хәбәр итеп ышандыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100