Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш бала һәм алты олы кеше Иделдәге утраудан кайта алмый яткан

Биш бала һәм алты олы кеше Иделдәге утраудан кайта алмый яткан

news_top_970_100
Биш бала һәм алты олы кеше Иделдәге утраудан кайта алмый яткан
Татарстанда Васильево бистәсе янында Идел елгасындагы утраудан биш баланы һәм алты олы кешене коткарганнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның Яшел Үзән районы буенча Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе баш инспекторы Сергей Евсеев сөйләгән.

"23 июньдә Васильево бистәсе янындагы утрауда унбер кеше калган. Аларга ярдәм кирәк булуы турында хәбәр 112 номерына килде. Бу кешеләр арасында бер күкрәк баласы, биштән алты яшькә кадәрге дүрт бала, алты өлкән кеше бар. Аларны танышлары көймәгә утыртып утрауга алып килгән. Ләкин кире алып кайтудан баш тарткан", - дип сөйләгән Евсеев.

Урынга Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре бара. Алар утраудагы кешеләрне ярга алып кайта. 

 
Инспекция хезмәткәрләре килгәндә, олыларның икесе ярамаган урында су коена торган була. Аларга карата административ материаллар төзелә.

Сергей Евсеев сүзләренчә, ярамаган урында су коенган кешеләр балаларын да куркыныч астына куя. Өстәвенә алар Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә эшләргә комачаулый.

Бу материалларны балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлеккә тапшырачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100