Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биектауда коточкыч янгында йорт, мунча, сарай, гараж, хайваннар янып беткән

Төнге икенче яртылар тирәсендә чыккан янгынны бөтен авыл халкы сүндерешкән. 

news_top_970_100
Биектауда коточкыч янгында йорт, мунча, сарай, гараж, хайваннар янып беткән
Биектауның Алат авылында бер гаилә йорт-җирсез калган. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Авыл халкы янган гаиләгә ярдәм җыя. Алар яңа йорт төзү өчен акча тупларга булыша. Күрше-тирә янгын хәрабәләрен чистартыша.

Йорттагы янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозудан килеп чыккан, дип фаразлыйлар. Мунчада кыска ялганыш килеп чыккан. Хәзер бу урында йорт булганын бар тик нигезенә карап кына белеп була. 

Төнге икенче яртылар тирәсендә чыккан янгынны бөтен авыл халкы сүндерешкән. Кемдер су сипкән, башкалар телефоннан ярдәм чакырган.

Әгәр  ирекле янгын сүндерүчеләр 7 минутта килеп җитмәгән булса, янгын нинди масштабка кадәр тараласын күз алдына китереп булмас иде, дип сөйләгән шаһитлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле сүзләре буенча, алар ярдәме белән генә күрше йортларны уттан саклап калганнар.

Фаҗигале төндә Рәис Гыйниятуллинга ярдәмгә күршесе Илнур Хәмитов килеп җиткән. Кызганычка, ул янгын чыккан урынны соң гына күреп алган. Документларны, акчаларны һәм бозауны гына коткара алганнар. Үгез, кош-корт барысы да янып үлгән.

Хәзер бөтен авыл халкы йорт төзешергә җыена. Хезмәттәшләре, күршеләре, таныш булмаган кешеләр дә ярдәм итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Янган йорт хуҗасы ярдәм иткән бар кешегә дә рәхмәт әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100