Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безнең искиткеч яхшы илебез булачак. Мин ул көннәргә кадәр яши алмам. Әмма мин моңа ышанам". Җәмәгатьчелек Людмила Алексеева белән хушлаша

Мәскәү Хельсинки төркеме рәисе Людмила Алексеева вафат. Аңа 91 яшь иде.

news_top_970_100
"Безнең искиткеч яхшы илебез булачак. Мин ул көннәргә кадәр яши алмам. Әмма мин моңа ышанам". Җәмәгатьчелек Людмила Алексеева белән хушлаша
Мәскәү Хельсинки төркеме рәисе, хокук саклау хәрәкәтендә катнашучы Людмила Михайловна Алексеева (кыз фамилиясе Славинская) 1927 елның 20 июлендә Евпаториядә туа. Соңрак гаилә Мәскәүгә күченә.

Әтисе Михаил Славинский 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнисе Валентина Ефименко СССР Фәннәр академиясенең Математика институтында эшләгән. МВТУда (хәзерге Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техника университеты) укыткан, югары математика буенча дәреслекләр язган.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Людмила шәфәкать туташлары курсын тәмамлый. Үзе теләп фронтка китәргә тели, ләкин яше җитмәү сәбәпле аны алмыйлар.

1950 елда МГУның тарих факультетын тәмамлый. 1953-1956 елларда Мәскәү икътисад-статистика институты (хәзерге Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты) аспирантурасында белем ала.

Мәскәүнең һөнәр училищесында тарих укытучысы булып эшли. Шул ук вакытта ВЛКСМ обкомында штаттан тыш лектор да була. 1952 елда КПССка керә.

1959-1968 елларда Людмила Алексеева “Фән” нәшриятының археология һәм этнография редакциясендә фәнни мөхәррир булып эшли.

1970-1977 елларда – СССР Фәннәр академиясенең Җәмгыять фәннәре буенча фәнни мәгълүмат институты хезмәткәре була. 

Иосиф Сталин үлеменнән соң һәм Лаврентия Берия кулга алынганнан соң, 1953 елда Людмила Алексеева дөньяга караш кризисы кичерә. КПСС тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклаудан һәм фәнни карьера ясаудан баш тарта.

1960 елларда Людмила Алексееваның фатиры Мәскәү интеллигенциясенең һәм диссидентларның очрашу, самиздат саклау һәм тарату, чит ил корреспондентлары белән интервью урынына әверелә.

1968 елның апрелендә Людмила Алексееваны КПССтан чыгаралар һәм эштән куалар. Сәбәбе: 1966-1968 елларда язучылар Адрей Синявский, Юлий Даниэль, журналист Александр Гинзбург һәм шагыйрь Юрий Галансковларга каршы процессларда аларны яклап ясаган чыгышларда катнашу.

1968-1972 елларда Людмила Алексеева СССРдагы беренче “Хроника текущих событий” хокукый самозидат бюллетенендә машинистка булып эшли.

1968-1976 елларда ул берничә хокук саклау документларын имзалый. 1968 елдан берничә тапкыр сорау алуга һәм тентүгә дучар була. 1974 елда Людмила Алексеевага “системалы рәвештә советларга каршы әсәрләр эшләгәнһәм тараткан" өчен СССР Югары Президиумы указы буенча кисәтү игълан ителә.

1976 елда Мәскәү Хельсинки төркеменә (МХГ) нигез салучыларның берсе була.

1977 елның февралендә Людмила Алексеева СССРдан китә. АКШка барып төпләнә, МХГның чит илдәге вәкиле була. “Свобода” һәм “Голос Америки” радиостанцияләрендә кеше хокуклары турында программалар алып бара. Рус телле эмигрант матбугатында, шулай ук инглиз һәм америка матбугатында да басыла. Хокук саклау һәм профсюз оешмаларына консультацияләр бирә.

1997 -1980 елларда Советлар Союзында башкача фикерләү агымы турында белешмәлек төзи. Соңыннан ул “СССРда бүтәнчә фикерләү. Яңа чор” ("История инакомыслия в СССР. Новейший период") монографисе буларак, рус һәи инглиз телләрендә чыга.

1993 елда Алексеева Россиягә кире кайта. 1996 елның маенда Мәскәү Хельсинки төркеме рәисе булып сайлана. 1998-2004 елларда ул кеше хокуклары буенча Хельсинки халыкара федерациясе президенты була.

2002 елда Людмила Алексеева Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча комиссия составына кертелә. Бу комиссия 2004 елда Россия президенты каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә ярдәм итү советы булып үзгәртелә. Ә 2010 елда Россия президенты каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгытяе үсеше советы була. 2012 елда Алексеева үз теләге буенча советтан чыга. Ә 2015 елның 26 маенда Россия президенты указы нигезендә Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте үсеше советына алына.

Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет, Россия Федерациясенең монополиягә каршы хезмәте каршындагы иҗтимагый-консультатив совет әгъзасы була.

Кеше хокуклары буенча 100 артык хезмәт авторы.

Хокук саклау эшчәнлеге өчен Людмила Алексеева күп кенә бүләкләргә лаек була. Алар арасында Почет легионы француз ордены (2007), Литва Бөек князе Гядиминас ордены рыцарь тәресе (2008), “Германия Федератив Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен” орденының командор тәресе (2009), III дәрәҗәдәге “Мәрьям тәресе” эстон ордены (2012) һәм башкалар бар.

Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле булдырган “Кеше хокуклары өчен” мактау билгесенә ия. 2004 елда Улофа Пальме, 2009 елда Андрей Сахаров, 2012 елда “Фемида” Югары юридик премияләре лауреаты була.

2015 елда Алексеева Вацлав Гал Халыкара хокук саклау премиясен ала.

Хельсинки университетының мактаулы профессоры (2016).

Людмила Алексеева ике тапкыр кияүдә була. Беренче ире Валентин Алексеев, хәрби. Икенчесе – Николай Вильямс, математик, диссидент һәм язучы.

Беренче никахтан Людмила Алексееваның Сергей һәм Михаил исемле уллары туа (олы улы вафат).

Людмила Алексеева белән хушлашу сишәмбе, 11 декабрьдә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Журналистлар үзәк йортында була. Ул Троекур зиратында кремацияләнәчәк. Көле салынган савытны күмү бары тик туганнары һәм якыннары катнашында гына булачак. 

"Безнең искиткеч яхшы илебез булачак. Мин ул көннәргә кадәр яши алмам. Әмма мин моңа ышанам", ди иде Людмила Алексеева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100