Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер кызның борыныннан сасып беткән резина кисәге алганнар

Бер кызның борыныннан сасып беткән резина кисәге алганнар

news_top_970_100
Бер кызның борыныннан сасып беткән резина кисәге алганнар
Берләшкән Гарәп Әмирлегендә табиблар бер кызның борыныннан чит предмет алган. Бу әйбер кисәге кызның сулыш юлларында ун ел чамасы яткан. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

15 яшьлек кыз борыныннан кан агуга зарланып табибларга мөрәҗәгать итә. Бала инде берничә ел интегүен сөйли. Рентген һәм компьютер томографиясе ясаганнан соң, борын куышлыгында катлаулы формадагы предмет булуы ачыклана.

Табиблар фикеренчә, бу ринолит - күп еллар дәвамында төрле минераль тозлар белән капланган чит предмет. Күрәсең, берничә ел элек кыз баланың борынына кергән чит әйбер шулай итеп тозлар белән капланып беткән. Кыз борынына нәрсә кергәнен искә дә төшерә алмый.

Ринолит бик зур булган. Аны алу өчен кызга наркоз бирергә туры килгән. Шулай итеп кыз баланың борыныннан ике сантиметр чамасы озынлыктагы резина кисәген алганнар. Аннан бик сасы ис килгән. Операциядән соң баланың хәле яхшырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100