Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бер кыз су эчә торган савыт янына килде дә, аңын югалтып егылды". Арча педагогика көллияте студентлары арзанлы хушбуйдан агуланган

Бүген Арча педагогика көллиятендә укучы 18 студент ингаляцион рәвештә билгесез матдә белән агуланган. Хәзерге вакытта 16 бала хастаханәдә. "Интертат" казага дучар булган укучылар белән элемтәгә керде. 

news_top_970_100
"Бер кыз су эчә торган савыт янына килде дә, аңын югалтып егылды". Арча педагогика көллияте студентлары арзанлы хушбуйдан агуланган

Әлегә билгеле булган мәгълүматлар буенча, Арча педагогия колледжында укыган үсмерләрнең берсе “Алиэкспресс” сайтыннан сатып алынган хушбуй алып килгән һәм тәнәфес вакытында сиптергән. Шуның нәтиҗәсендә калган студентлар да үзләрен начар хис итә башлаган.

- Хәлләр шулайрак булды шул, студентлар үзләрен начар хис итә башлады. Тәнәфес вакытында бер кыз бик күп күләмдә хушбуй сипкән. Әлеге хушбуйны ул “Алиэкспресс” сайты аша 50 сумга сатып алган. Студент кызларның күпчелеге бу хушбуйны куллана, ләкин мондый очрак беренче тапкыр килеп чыкты. Бик күп сибенгән ул, бина эчендә һава да булмаган. Бөтен кешегә начар була башлады, бик курыктык. Башта бер студент кызга һава җитмәде, аны медпункта алып төштек. Аннан соң башкаларына авыр була башлады. Алар космады, күбесенең башлары авыртты һәм тыннары кысылды. Кемнеңдер кан басымы төште, кайберәүләрнең менде. Күпкә киткәч, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга туры килде. 16 кыз баланы хастаханәгә озаттык, хәзер үзләрен яхшы хис итәләр. Әле генә шуннан кайттым, сәламәтлекләренә куркыныч янамый. Хушбуй кечкенә генә савытта булган, кызлар бизәнү әйберләре алып киләләр шул. Уку йортына барысының да сумкасын карап кертү мөмкин түгел, ләкин киләчәктә берәр чара кабул итми булмас. Аңлату эшләре алып барырбыз, - дип әйтте Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова.

“Интертат” Арча педагогика көллиятендә укыган студентлар белән аралашты.

- Агуланган кызлар - икенче курс студентлары. Аларның да, безнең дә "паралар" 3 катта иде. Әлеге ис бөтен этажга таралды. Көллияттән авыз-борыннарны каплап көчкә чыгып киттек, искә түзәрлек түгел. Әллә нинди баллы, күңелне болгата торган ис иде. Без ул бүлмәдә булмадык, ләкин безнең дә башлар авыртты. Әле дә хушбуйның исе борында тора. Арзанлы хушбуй сатып алган, шуңа күрә сыйфаты да чамалы булгандыр инде. Көллияттә шау-шу башланды, безне кайтарып җибәрделәр. Тәнәфес вакытында ашыгыч ярдәм машинасы килгәнне күреп алдык. Кызлар аңнарын җуеп егылганнар иде. Күптән түгел хастанәдә ятучы бер кызга шалтыраттык, хәле уртача авырлыкта икән, - дип сөйләде берсе.

- Без курсташлар белән ашап килдек тә, көллиятнең коридорында пара башланганын көтеп утырдык. Урамнан керүгә борынга авыр ис килеп бәрелде, тамак төбенә утыра һәм йөткертә башлады. Карыйбыз, берәм-берәм көллиятнең медпунктыннан башларын тотып кызлар менеп бара. Бер кыз су эчә торган савыт янынан килде дә, аңын җуеп егылды. Без нәрсә булганын аңларга да өлгермәдек, тагын икесе егылды. Педагоглар йөгереп чыкты, кызларны күтәреп ашыгыч ярдәм машинасына алып йөгерделәр. Безгә бернәрсә дә сөйләргә кушмадылар, дәресләрдән азат иттеләр, - диде икенче студент.

Арча үзәк хастаханәсенә шалтыраттык. Кызларның өчесе реанимациядә яткан, күптән түгел генә берсе чыгарганнар. Тагын ике кызны ике сәгатьтән соң чыгарырга тиешләр.

- Сигез кыз аңнарын җуйган хәлдә китерелде, калганнары да хәлсез иде. Табиблар шунда ук ярдәм күрсәтте, хәзер хәлләре яхшыруга бара. Көллияттә тәрәзәләрне ачканнар, бүлмәләрне җилләтәләр, - диде хастаханә хезмәткәре.

Татарстан сәламәтлек саклау министры бу вазгыятьне үз контроленә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100