Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатынны элеккеге ире буып үтереп, мәетен чемоданга салган һәм суга ыргыткан

Бер хатынны элеккеге ире буып үтереп, мәетен чемоданга салган һәм суга ыргыткан

news_top_970_100
Бер хатынны элеккеге ире буып үтереп, мәетен чемоданга салган һәм суга ыргыткан
Бер ел элек Ухта шәһәрендә Алексей Щ. исемле ир-ат хатыны Анастасияне үтергән дип шикләнәләр. Шушы көннәрдә ул суд каршына басты. Алексей элеккеге хатыны буып үтерә, мәетне чемоданга сала һәм суга ыргыта. Җинаятьне видеокүзәтү камералары кадрлары буенча ачалар. Бу турыда "Юрган" телеканалына сылтама белән "Вести" хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, туйдан соң бер ул узгач та, Анастасия аерылышу турында сөйләшә башлый. 2012 елда бирле аны ире кыйнап тора. 2018 елда Анастасия баласын үзе генә тәрбияли. 9 ноябрьдә улын мәктәпкә илтә. Бала алмаш аяк киемен онытып калдырган була, хатын шуны алырга өйгә кайта. 

Шуннан соң Анастасия эзсез югала. Аны эзли башлыйлар. Полиция хезмәткәрләре күзәтү камерасы кадрларын өйрәнә. Алар бер ир-атның подъезддан чыгуын, кулында зур чемодан булуын күрә. Ул чемоданны машинаның арткы утыргычына куя һәм китеп бара. Бу машина белән 19 яшьлек Ольга, Алексейның күршесе идарә итүе ачыклана. Ул барысын да полициягә сөйләп бирә. Аның сүзләренчә, Алексей шәһәр читенә нидер илтеп куешырга кирәк дип үтенә. 
 


Чемоданда нәрсә булуын Ольга машинага утыргач белә. Юлда барышлый алар Алексей белән бергә яши торган Маринаны очраталар. Аңа мәрхүмә хатынның телефонын бирәләр. Шуннан соң Ухта елгасы аша күпергә баралар һәм чемоданны суга ыргыталар.

Ольга сүзләренчә, Алексей бу җинаятьне фатир аркасында эшләгән. "Алексей миңа фатир буенча суд булачак, хатын аның бөтен тормышны бозды, дип әйтте", - дип сөйли ул.

Марина Веселый Кут авылына барып, мәрхүмәнең телефонын ватып, суга ыргыта. "Мин бит үземнекен дә шулай ыргыта ала идем", - дип акланган ул сөяркәсенең үтенечендә бернинди сәерлек тә сизмәвен аңлатырга тырышып.

Тикшерүчеләр Марина белән Алексейның телефон аша сөйләшүләрен өйрәнгән. Алар Марина җинаять турында алдан белгәндер дип шикләнә.

Марина да, Алексей да гаебен танымый. Аларны озак вакытка ирекләреннән мәхрүм итүләре бар. Ольга исә тикшерү белән хезмәттәшлек итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100