Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ирне сөяркәсе белән шәп-шәрә килеш баганага бәйләп куйганнар - видео

Шәрә ир белән хатын янына кешеләр җыелган. 

news_top_970_100
Бер ирне сөяркәсе белән шәп-шәрә килеш баганага бәйләп куйганнар - видео

Кытайның Гуйчжоу провинциясендә хыянәт иткән ир-атны һәм аның сөяркәсен шәрә килеш урамдагы баганага бәйләп куйганнар. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» язды.

Баганага бәйләп куелган шәрә ир белән сөяркә хатын янына кешеләр җыелган. Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәре халыкны тынычландырырга маташкан. Ләкин бәйләп куелган парны азат итмәгән, бауны чишеп җибәрмәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Биредә яшәүче кешеләр сүзләренчә, баганага бәйләп куелган ир хатынына хыянәт иткән һәм аны сөяркәсе белән бергә тотканнар. Полициядә аңлатканча, ир белән хатын талашкан, хыянәтче ирнең хатыны чиктән тыш хисләнеп киткән. Ир белән сөяркәне баганага кем һәм ни өчен бәйләгәне хәбәрдә әйтелмәгән.

Полиция мәгълүматы буенча, вакыйга урынына хокук саклаучылар килгән. Алар баганага бәйләнгән хатынны азат иткән, киендергән. Иргә ярдәм иткәннәрме-юкмы — анысы төгәл әйтелми. Берничә кешене тоткарлап, полициягә алып килгәннәр. Тикшерү башланган.

2017 елда Британиядә бер хатын иренең хыянәт итүен белеп алгач, үч алырга тотынган. Ул элеккеге иренә меңнәрчә смс язган, иренең хезмәттәшләренә аның шәрә фотоларын җибәргән. Иргә эт тизәге ыргытып хур иткән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100