Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир элеккеге хатынын машина белән махсус таптаган мизгел видеога эләккән

Бер ир элеккеге хатынын машина белән махсус таптаган мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Бер ир элеккеге хатынын машина белән махсус таптаган мизгел видеога эләккән

Сорочинск шәһәрендә яшәүче хатын элеккеге иренә кызы белән очрашырга рөхсәт итмәгән. Ачуы чыккан ир бу хатынны машинасы белән бәрдергән. Хатынның баш мие селкенгән, аягы сынган, тәне сыдырылып беткән. Авария мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Вакыйга 18 мартта көндезге икеләр тирәсендә була. Мельзавод урамында бер хатын-кызны машина бәрдерә. Кадрлардан күренгәнчә, хатын телефоннан сөйләшеп бара. Шул вакытта зур тизлектә килгән җиңел автомобиль хатынны бәрдереп китә. Хатын машина тавышын ишетеп, борылып карый, тик качып өлгерми. Бәрдергәч, ул берничә метрга очып төшә. Машина бу урыннан тиз арада китеп югала.

Имгәнгән хатын сүзләренчә, машина белән аның элеккеге ире идарә иткән. Ир белән хатын аерылышкан, аларның уртак кызы бар. Бу кешеләр үзара аңлаша алмаган, гел талашып торганнар. Хатын сүзләренчә, ире аңа гел янаган. Әти кеше кыз баласын үзенә алмакчы булган, хатыннан ана хокукларыннан баш тартуны таләп иткән.

«Бар да яхшы. Мин исән. Аягым сынган, баш мием селкенгән, бәрелгән урыннар күп, бөтен органнар имгәнгән, тәнем кара янган», — дип язган Анастасия.

Бер мәгълүмат буенча, җиңел машина йөртүче авария урыныннан качып киткән, башкасы буенча — ир-ат полициягә килеп, барысын да үзе сөйләп биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100