Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер егет ут капкан фатирдагы кешеләрне экскаватор ярдәмендә алып чыккан

Бер егет ут капкан фатирдагы кешеләрне экскаватор ярдәмендә алып чыккан

news_top_970_100
Бер егет ут капкан фатирдагы кешеләрне экскаватор ярдәмендә  алып чыккан
Ямал-Ненец автономияле округындагы Гыда авылында эретеп ябыштыручы булып эшләүче ир-ат яна торган йорттан өч кешене коткарган. Ул бәлагә тарыган кешеләргә экскаватор белән ярдәм иткән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Янгын 29 майда Тазовский районының Гыда авылында була. Өч катлы йортның җылыткыч материалларына ут каба. Янгынны бер сәгать эчендә сүндерәләр. Яна торган йорттан алты кешене эвакуациялиләр. Беркем дә имгәнми. Йортның чарлагы һәм иллеләп тәрәзә рамы янып бетә. Бу турыда ЯНАО янгынга каршы хезмәт сайтында хәбәр ителә.  

Гадәти булмаган коткару турында ЯНАО губернаторы Дмитрий Артюхов "Вконтакте" челтәрендәге сәхифәсендә язган. Аның сүзләренчә, Игорь Няч исемле кеше күп катлы йортта янгын чыкканын күреп ала. Өченче каттагы фатирдан кап-кара төтен чыга. 28 яшьлек ир-ат тиз арада карар кабул итә. Ул экскаватор чүмеченә кереп утыра һәм өченче катка кадәр менә. Тәрәзәләрне ватып, фатирдагы өч кешене чыгара. 
 


Игорь Няч ике әбине һәм нәни кыз баланы үлемнән коткарып кала. Кешеләргә куркыныч янамаганын аңлагач, Игорь Няч янгын сүндерүчеләргә булышырга китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100