Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер әби, фатирын чүп белән тутырып бетергәч, подъездга яшәргә күчкән

Бер әби, фатирын чүп белән тутырып бетергәч, подъездга яшәргә күчкән

news_top_970_100
Бер әби, фатирын чүп белән тутырып бетергәч, подъездга яшәргә күчкән
Пермьдә яшәүче бер әби фатирын чүп белән шыплап тутырган. Бу күренешне тасвирлаган видео Youtube-та пәйда булды.

Кадрларда фатирның идәннән түшәмгә кадәр чүп, иске әйберләр, калдык-постык белән тулганы күренә.

Perm News язганча, бу фатирда табылдыклар җыючы әби яши. 

Аның өендә чүп шул кадәрле күбәйгән ки, әби подъездга чыгып яшәргә булган.

Күршеләре подъезга чыккан әшәке ис турында әйтә. Күпкатлы йортта тараканнар, тычканнар барлыкка килгән.

"Безне бөҗәкләр һәм тычканнар басып алды. Диванда чабышып йөриләр, йоклап булмый", - дип зарлана бу йортта яшәүчеләр.

Күршеләр әбинең өендә сирәк булуын әйтәләр. Ул бик соң кайта, үзе белән чираттагы партия чүп алып кайта икән. "Шушында ашый. Үзенә будильник куеп, подъезда йоклый", - дип сөйләгән бер күршесе. 

Чүплектән алып кайткан әйберләрне әби баскычта ук сортларга аера икән. Үзенә кирәклесен алып кала, кирәкмәгәнен баскычта калдыра, дип сөйли Рифей Пермь телеканалы.

Пенсионер әби коммуналь хезмәтләргә вакытында түләп бара икән. Шуңа аны өеннән көчләп чыгарып булмый, ди юристлар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100