Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ана өч сабый баласын ташландык йортта калдырып киткән

Сабыйлар дүрт көн буена үзләре генә җимерек бинада яшәгән.

news_top_970_100
Бер ана өч сабый баласын ташландык йортта калдырып киткән

Башкортстанның Авыргазы районында күпбалалы анага карата прокуратура тикшерү оештырган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бу ананы «балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәү» маддәсе буенча гаеплиләр. Ул өч баласын үзләрен генә дүрт көнгә калдырып киткән.

Беркайда да эшләмәүче, спиртлы эчемлекләр кулланучы ана Наумкино авылындагы ташландык йортта балалары белән яши башлый. Икедән сигез яшькә кадәрге өч бала антисанитария шартларында тора. Сабыйлар тамаклары туйганчы ашамыйча яши.

Сентябрь аенда ана өйдән чыгып китә. Балалар исә үзләре генә кала. Дүрт көн буена алар ярымҗимерек бинада олыларсыз яши. Алар янына берничә тапкыр әбиләре килеп китә. Ул да биредә озак тормый. Әби балаларга ашарга китерә. Шуннан соң ул бу вакыйга турында прокуратурага хәбәр бирә.

«Тиз арада прокуратура тикшерү оештыргач, балаларны медицина учреждениесенә китерделәр. Аларны белгечләр карады. Полиция хезмәткәрләре ананы өенә кайтарды. Олырак ике баланы социаль-реабилитация үзәгенә урнаштырдылар. Кечкенә улы медицина учреждениесендә», — дип сөйләгәннәр күзәтчелек ведомствосында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100