Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бассейн янында аңын югалтты": Төркиягә ял итәргә килгән Россия туристы үлгән

"Бассейн янында аңын югалтты": Төркиягә ял итәргә килгән Россия туристы үлгән

news_top_970_100
"Бассейн янында аңын югалтты": Төркиягә ял итәргә килгән Россия туристы үлгән
Төркиянең Анталия шәһәрендә ял иткәндә, Россия туристы вафат булган. Мәрхүмә хатын аквааэробика шөгыльләнгәч, комага киткән һәм берничә көннән үлгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

54 яшьлек Нелли Лаптева Свердловск өлкәсенең Дегтярск шәһәреннән Алания курортына кызы һәм аның гаиләсе белән 6 октябрьдә килә. Ике көннән соң, аквааэробика белән шөгыльләнгәч, ул үзен начар хис башлый. 

"Әни аэробика дәресеннән соң, бассейн янында аңын югалтып егылды. Кич белән госпитальдән шалтыраттылар, башына кан сауган дип әйттеләр", - дип сөйли Неллиның кызы Анастасия.

Нелли Лаптевага операция ясыйлар, ул беразга гына аңына да килеп ала. Ләкин соңрак хатынның хәле начарлана, табиблар аны ясалмага комага кертә. 23 октябрьдә бу хатын вафат була.

Хәзер гаилә мәрхүмәнең мәетен Россиягә кайтару өчен документлар җыя. Ләкин клиника үлү турында таныклык бирмәү белән яный, алар дәвалау өчен түләү таләп итә. Мәрхүмәнең кызлары табибларга 2900 доллар түләгән инде, тик хастаханә тагын 7000 доллар таләп итә.

Клиника белән сөйләшкән иминият компаниясе башта чыгымнарны компенсацияләргә ышандыра, соңрак алар баш тарта. Инсульт хроник авыру - аневризма аркасында килеп чыкканга, иминият компаниясе дә акча түләргә теләми. "Без, әлбәттә, аневризма турында беркайчан башыбызга да китермәгән идек", - дип борчыла Анастасия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100