news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы төнлә юкка чыккан бер яшьлек баланы эзлиләр

Башкортстандагы төнлә юкка чыккан бер яшьлек баланы эзлиләр

news_top
Башкортстандагы төнлә юкка чыккан бер яшьлек баланы эзлиләр
Башкортстанның Дүртөйле районының Исмәгыйль авылында нәни бала югалган. Бер яшьлек малай төн уртасында өйдән юкка чыккан. Аны әнисе йокларга салган, ә иртән баласын тапмаган. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.

Тимур Хәбиров исемле сабыйны волонтерлар һәм полиция эзли. Авылдашлары да ярдәм итә.

Баланың анасы сүзләренчә, төнге беренчеләр тирәсендә ул баласына йокларга сала. Ике сәгать чамасы йоклагач, бала уяна. Әнисе аңа кефир эчертеп ала. Иртән уянгач, хатын баласын урынында тапмый. Кроватьтагы сабый юкка чыга.

Бу хатын шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Аның ике баласы бар, ул балаларын үзе генә тәрбияли. Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүче-криминалистлар бара. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, баланы йөзләп кеше эзли.

"Сабый баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылды, дип хәбәр иткән Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар