Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы курортта бер хатын күтәргеч механизмнан егылып төшкән – видео

Башкортстандагы курортта бер хатын күтәргеч механизмнан егылып төшкән – видео

news_top_970_100
Башкортстандагы курортта бер хатын күтәргеч механизмнан егылып төшкән – видео
Башкортстанның Белорет районындагы Абзак тау чаңгысы курортында гадәттән тыш хәл була. Бер хатын күтәргеч механизмда эленеп кала. Бәлагә тарыган хатынга очраклы шаһитлар ярдәм итә. Бу урыннан кадрларны "Башкортстан" телевидениесе күрсәтте.

Шаһитлар сүзләренчә, бу хатынның баласы креслодан төшеп китә башлый. Хатын баласын тотып калмакчы була. Шул вакытта ул үзе шуып төшә. Кадрлардан күренгәнчә, хатын креслога ябышып эләгеп кала һәм шактый гына биеклектә күтәргеч механизм креслосында эленеп тора.



Вакыйганы күреп торган кешеләр хатынның егылып төшү ихтималын бик тиз абайлап ала. Берничә кеше аста җәймә тарттыра һәм күтәргеч креслосыннан ычкынып төшкән хатынны шул рәвешле коткаралар. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, беркем дә имгәнмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100