Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда йортта шартлау булган, һәлак булучылар бар

Фаҗига бүген иртәнге җиде тирәсендә булган.

news_top_970_100
Башкортстанда йортта шартлау булган, һәлак булучылар бар
Башкортстанның Кырмыскалы районында Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлаган. Шартлау турында хәбәр бүген иртәнге җидедә килгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте. 

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә ике фатир җимерелгән булган. Хәрабәләр арасында ике мәет табылган. 87 яшьлек ир-ат һәм 74 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. 


Бу йортта сигез кеше яшәгән. Балалар булмаган. Янгын да чыкмаган. Кешеләрне вакытлы урыннарга күчереп торганнар. Урында кинологлар һәм психологлар эшли. Йорт хәрабәләрен аралау бара, диелгән әлеге хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100