Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда табигатьтә ял иткән вакытта гаилә башлыгын яшен сугып үтергән

Фаҗига Башкортстанның Дәүләкән районында Асылкүл буенда булган.

news_top_970_100
Башкортстанда табигатьтә ял иткән вакытта гаилә башлыгын яшен сугып үтергән
Башкортстанның  Дәүләкән районында Асылкүл буена ял итәргә килгән гаиләнең башлыгын яшен сугып үтергән. Әлеге факт буенча тикшерү эше  бара, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы. 
 
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ун кешелек гаилә Асылкүлгә ял итәргә килгән була. 16:00 сәгатьләр тирәсендә яшенле яңгыр башлана. Алар агач астында яңгырдан ышыкланалар. Яшен 26 яшьлек егеткә эләккән. Ул урында ук җан биргән. Калган кешеләр як-якка чәчелә, ләкин аларга зыян килми. 

Яшен, һәлак булган ирнең кулындагы автомобиль сигнализациясе ачкычына суккан булырга мөмкин, чөнки фаҗига урынында ачкычның кыйпылчыклары табылган. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспетризасы билгеләнәгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100