Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Сабан туена килгән кешеләрне ат таптаган - видео

Башкортстанда Сабан туена килгән кешеләрне ат таптаган - видео

news_top_970_100
Башкортстанда Сабан туена килгән кешеләрне ат таптаган - видео
1 июньдә Башкортстанда Сабан туе вакытында бәйрәмгә килгән кешеләрне ат таптаган. Бу турыда "Башкорстан" телевидениесе хәбәр итте.

Бакалы районында Сабан туй бәрәмендә чабышында катнашучы атлы җайдак тиешле юлдан чыгып китә. Ат киртәне сикереп чыга, җайдак егылып төшә һәм хайван тамашачылар өстенә килеп керә. Ул берничә кешене аяктан ега, балалар коляскасын аудара. Бәхеткә, бу вакытта коляскада бала булмый. Әнисе ат килгәнен тиз арада күреп калып, баласын эләктереп алырга өлгерә. 
 


Бәйрәмдә кизү торган табиблар бригадасы имгәнүчеләргә урында ярдәм күрсәтә. Ат астында калган кешеләрнең тәне күгәрә. Хастаханәгә баручы кеше юк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Район администрациясе башлыгы әлеге вакыйга турында аңлатма биргән. "Башка вакытта бу урынга тамашачылар кертелмәячәк", - дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100