Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда казлар көтәргә чыгып киткән 7 яшьлек баланы эзлиләр

Башкортстанда казлар көтәргә чыгып киткән 7 яшьлек баланы эзлиләр

news_top_970_100
Башкортстанда казлар көтәргә чыгып киткән 7 яшьлек баланы эзлиләр
Башкортстанның Чишмә районындагы Яңа Ябалаклы авылында 7 яшьлек бала югалган. Әскәр исемле малайны 26 июньдә казлар көтәргә чыгарып җибәргән булганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. 

"Лиза Алерт. Башкортостан" төркеменең "ВКонтакте" челтәрендәге сәхифәсендә баланы эзләү турында игълан ителгән. Баланы волонтерлар эзләшә. Бу төркемдә Әскәрнең фотосы да куелган. "7 яшьлек Әскәр Гарипов 26 июньдә казлар көтәргә чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган", диелә бу хәбәрдә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында бала югалу турында полициягә мөрәҗәгать килгәнен әйткәннәр. Хәзер малайны хокук саклаучылар да эзли.

Әскәрнең буе чама белән 115 см, чандыр гәүдәле, кара бөдрә чәчле, күзләре коңгырт төсле.

Малайның өстендә ак футболка, кара шорты булган. Аягына киелгән кара сланцыларны тапканнар инде.

"Баланың кайда булуын белгән һәркемгә 8-800-700-54-52 һәм 02 номерларына шалтырату сорала", диелгән бу хәбәрдә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100