Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда давыл нәтиҗәләре: йорт түбәләре ишелгән

Вафат булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

news_top_970_100
Башкортстанда давыл нәтиҗәләре: йорт түбәләре ишелгән
Башкортстан синоптиклары фаразлаган давыл кичә Ишембай райоынының Түбән Әрмәт авылында булган. Көчле җил нәтиҗәсендә авылдагы торак йортларның түбәләре купкан, агачлар ауган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза. 

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, 18 июль көнне 18:55 сәгатьтә Кризислы хәлләр белән идарә итү оператив-дежур сменасына  Түбән Әрмәт авылының Тугаев урамында, җил нәтиҗәсендә, ике йорт түбәсенә зыян килү турында хәбәр килә.


 
Табигать бәла-казасының нәтиҗәләрен бетерү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, авария-коткару һәм янгын сүндерү командасы, авыл җирлеге администрациясе вәкилләре җибәрелгән. Оператив хезмәтләр ачыклаганча, 98 квадрат метрлы бер катлы йортның түбәсенә зыян килгән. Өйдә өч кеше, шул исәптән бер бала яшәгән. Аларга вакытлыча яшәү өчен урын таләп ителми.


 
Шулай ук, 12 квадрат метрлы торак йортның түбә япмасына зыян килгән. Йортта биш кеше яши, аларның икесе балалар. Бу гаиләгә дә вакытыча яшәү урыны кирәк булмаган. Башкортстанның гидрометүзәге бу районда 12 мерт тизлектәге җил теркәгән. 

Вафат булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100