Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер йортта ике хатын-кызны үтергәннәр, сабый бала исән калган

Башкортстанда бер йортта ике хатын-кызны үтергәннәр, сабый бала исән калган

news_top_970_100
Башкортстанда бер йортта ике хатын-кызны үтергәннәр, сабый бала исән калган
14 сентябрьгә каршы төндә Башкортстанның Бүздәк районында урнашкан Шыгайкүлбаш авылында фаҗига була. Шәхси йортта ике хатын-кыз мәете табыла. Әлеге йортта 35 яшьлек хатынны һәм аның олы яшьтәге анасын үтергәннәр. Сигез айлык бала исән калган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. 

Тикшерү версиясе буенча, җинаять сабый бала күз алдында була. Үтерүче кеше балага тими. Мәрхүмнәрнең якын туганнары булмаганга, сабыйны приютка озатканнар.

Полиция хезмәткәрләре төн буена өй янында әйләнә-тирә урыннарны карап чыккан. Йорт янында гына балта, аракы һәм колбаса табылган. Биредә яшәүче кешеләр сүзләренчә, фаҗигагә каршы төндә бу өйгә баланың атасы килгән. Ул үтерелгән 35 яшьлек хатынның элеккеге ире булган. Хәзер бу кешенең җинаятькә катнашу юкмы икәнен тикшерүчеләр ачыклый.

"Фаҗига турында полициягә хәбәр иттеләр. Эзләү төркеме төзелде. Алар җинаятьтә шикләнелүчене эзли", - дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Ике кешене үтерү факты буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. 

Cоңрак "Башкортстан" телевидениесе җинаятьтә шикләнелүче ир-атның 34 яшьлек ир-ат булуын хәбәр итте. Ул Салават районында яшәүче Рамил исемле кеше булуы ихтимал. Хәзер бу ир-атны хокук саклаучылар эзли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100