news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер йортта өч хатын янып үлгән

Башкортстанда бер йортта өч хатын янып үлгән

news_top
Башкортстанда бер йортта өч хатын янып үлгән

27 мартта Башкортстанның Стәрлебаш районындагы Иске Калкаш авылында бер йортта янгын чыга. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Урынга коткаручылар килеп җитә. «Кызганычка каршы, янгынны сүндергәндә 41, 46 һәм 48 яшьлек өч хатын-кыз мәете табылды. Янгынның сәбәпләре ачыклана», — дип аңлатканнар Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Фаҗига булган урынга төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Марат Латыйпов та барган. Урында тикшерүчеләр, янгын лабораториясе белгечләре эшли.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотолары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар