Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер егет әнисен, әтисен, абыйсын үтергән

Башкортстанда бер егет әнисен, әтисен, абыйсын үтергән

news_top_970_100
Башкортстанда бер егет әнисен, әтисен, абыйсын үтергән
Башкортстанда яшәүче 25 яшьлек ир-атны әнисен, әтисен һәм абыйсын үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Ул үзе полициягә килеп, туганнарын үтергәнен хәбәр иткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Ведомство белешмәсе буенча, фаҗига 5 июньдә Күгәрчен районындагы авылларның берсендә була.

"25 яшьлек егет полициягә килде. Ул 30 яшьлек абыйсына һәм 53 яшьлек әнисенә пычак белән кадавын сөйләде. 59 яшьлек әтисе улыннан качып котылмакчы булган. Ләкин улы әтисен күршеләренең бакчасында куып җиткән һәм пычак кадаган. Имгәнгән кешеләр урында ук һәлак булган", - диелә Башкортстан буенча Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Шуннан соң бу кеше полициягә килеп, кылган җинаяте турында үзе сөйләп биргән. Хокук саклаучылар бу егетне җинаятьтә шикләнеп кулга алган. "Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

"Белгечләр суд-медицина экспертизасы билгеләде, шаһитлардан сорау алына, мәрхүмнәрнең һәм җинаятьтә шикләнелүче кешенең шәхесе өйрәнелә, психолого-психиатрия экспертиза уздырылачак", диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100