Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда банктан 20 миллион сум урлаган хатын-кызны эзлиләр

Башкортстанда банктан 20 миллион сум урлаган хатын-кызны эзлиләр

news_top_970_100
Башкортстанда банктан 20 миллион сум урлаган хатын-кызны эзлиләр
Башкортстанның Салават шәһәрендә бер хатын банк кассасыннан 20 миллион сум акча урлап качуда шикләнелә. Хәзер аны полиция эзли, дип хәбәр итә республиканың Эчке эшләр министрлыгы идарәсе.

"1983 елгы Хәйруллина Луиза Рамил кызы эзләнә, ул банк кассасыннан 20 миллион сум акча урлаган дип шикләнелә. Хәзерге вакытта банк гаризасы буенча процессуаль тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк", - дигәннәр полициядә.

Полицейскийлар хатын-кызга карап торышка 35-40 яшьлек, буе 160-165 сантиметр, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле, туры борынлы, җилкәсенә кадәр төшеп торган саргылт чәчле булуын хәбәр итә. "Полиция регионда яшәүчеләрне уяу булырга чакыра", - диелә хәбәрдә.

Хатын-кыз банкта кассир булып эшләгән. Baza басмасы хәбәр иткәнчә, ул дүшәмбе көнне эштән иртәрәк җибәрүләрен сорый, ә үзе кичке алтылар тирәсендә кассадан акча алуны оештыра. Акчаның югалуын соңрак банк хезмәткәрләре белеп ала. 

Ул үзе генә түгел, гаиләсе дә - балалары, ире, кайнатасы һәм кайнанасы да юкка чыккан. Полиция аларны Рено Дастер машинасына утырып киткәннәр дип фаразлый.

Хатын-кыз социаль челтәрләрдәге битләрен дә алып аткан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100