Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче хатынны Казанда тоткарлаганнар

Банктан 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче хатынны Казанда тоткарлаганнар

news_top_970_100
Банктан 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче хатынны Казанда тоткарлаганнар
Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина исемле хатынны 4 июльдә Казанда тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре, Башкортстан буенча ФСБ идарәсе оперативниклары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бергәләп Башкортстанның Салават шәһәрендәге банк кассасыннан акча урлауда шикләнелүче хатынның кайда булуын ачыклады, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге җинаять турында полициягә 27 майда хәбәр итәләр. Коммерция оешмасы вәкиле банк кассасыннан 20 миллион сумнан артык акча югалуын әйтә. 

Оператив-эзләү эшләре вакытында бу җинаятькә банк хезмәткәре - кассир катнашы булуы ихтималы билгеләнә. 1983 елда туган хатын яшәгән урынга полиция хезмәткәрләре килгәндә, бу хатын ире һәм балалары белән чыгып качуы ачыклана. Әлеге хатынга карата җинаять эше ачыла. Аны кулга алу турында карар чыгарыла. 


"Бергәләп оператив-эзләү чаралары башкаргач, җинаятьтә шикләнелүче хатын Казанда качып ята дип фаразлыйлар. Бүген аны Казан шәһәрендә арендага алынган фатирда тоткарладылар. Хәзер оператив-тикшерү эшләре башкарыла. Урланган акчаларның кайда булуы ачыклана", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк 4 июльдә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

  • Башкортстанда банктан акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина гаиләсенең машинасын Салават шәһәрендә тапканнар. Гаражда торган машина эчендә урын-җир кирәк-яраклары да булган. Гаилә гаражда качып яткан булуы, яки шунда качып торырга планлаштыруы ихтимал, дип хәбәр иткән идек.
  • Башкортстанның Салават шәһәрендәге Россельхозбанк бүлекчәсеннән акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үле дип фаразлыйлар.  Криминалистлар аның туганнарыннан ДНК анализларын алган, дип 3 июльдә язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100