Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтач районында балаларына идәндә яткан ризык калдыкларын ашаткан ананы хөкем иттеләр

Балтач районында балаларына идәндә яткан ризык калдыкларын ашаткан ананы хөкем иттеләр

news_top_970_100
Балтач районында балаларына идәндә яткан ризык калдыкларын ашаткан ананы хөкем иттеләр
Балтач районында яшәүче хатын идәндә яткан ризык калдыкларын балаларына ашаткан. Аны хөкем иттеләр. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"Суд ачыклаганча, хатын салып йөри, балаларын тәрбияләми. Бу гаилә яши торган йортка прокуратура хезмәткәрләре килгәндә, хатын һәм аның белән бергә яшәүче ир-ат бик нык исерек була. Өй җыелмаган, җылыту өчен духовка файдаланалар, балалар ач, аларның өстендәге киемнәре һава шартларына туры килми, балалар идәнгә төшкән ризык калдыклары белән туклана", - дип сөйләгән Руслан Галиев.

Шушы ана гаебе белән балалар кыш көне верандада калган һәм өйгә керә алмаган. Мескен сабыйларны күрше хатыны күреп алган һәм үз өендә сыендырган. Шуннан соң суд карары белән, балаларны гаиләдән алып киткәннәр.

Суд карары буенча, балигъ булмаган балаларын тәрбияләмәгән өчен, 32 яшьлек хатынга 5 мең сум штраф салганнар. Хәзерге вакытта аны ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100