news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балашихадагы күп катлы йортта шартлау булган: ике кеше һәлак

Балашихадагы күп катлы йортта шартлау булган: ике кеше һәлак

news_top
Балашихадагы күп катлы йортта шартлау булган: ике кеше һәлак
Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендәге торак йортта көчле шартлау булган. 

15 катлы йортның югары катында ике тапкыр шартлау булган. Янгын башлана, ике кеше һәлак була. Һәлак булучылар ремонт ясаучылар дип фаразлана. Йортның стеналарына, лифт шахтасына, түбәсенә зыян килгән. Тәрәзәләре ватылган. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча баш идарәсе хәбәр итүенчә, йортка газ кертелмәгән булган. Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, йортта газ баллоны шартлаган булырга тиеш. 

Йорт 2018 елда гына тапшырылган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар