Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалы хатын утырган автомобиль эченә елан кереп яткан - видео

Балалы хатын утырган автомобиль эченә елан кереп яткан - видео

news_top_970_100
Балалы хатын утырган автомобиль эченә елан кереп яткан - видео
Краснодарда җиңел машина эченә елан кереп яткан. Автомобильдә балалары белән хатын утырган. Алар еланны күргәч, бик курыкканнар һәм тиз генә салоннан чыгып киткәннәр. Еланны җиңел машинадан чыгару өчен шактый тырышырга туры килгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Машина хуҗасы еланны үзе алып ташларга батырчылык итмәгән, ул ярдәмгә белгечләр чакырган. Бу хатын еланның машинада кайчаннан бирле ятканын да әйтә алмый.

Белгечләр еланны машина салоныннан алып, пластик банкага салган. Шаһитлар бу агулы елан дип фаразлый. Социаль челтәр кулланучылар исә елан куркыныч кебек күренсә дә, агулы түгел дип раслый.

Еланны шәһәр читенә илтеп, иреккә җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100