Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бию бәйгесенә баручы балалар утырган автобус капланган: һәлак булучылар бар

Бию бәйгесенә баручы балалар утырган автобус капланган: һәлак булучылар бар

news_top_970_100
Бию бәйгесенә баручы балалар утырган автобус капланган: һәлак булучылар бар

Калуга өлкәсендә балалар утырткан автобус капланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

Автобуста 48 кеше булган, шуның 33е - балалар. 21 кеше каза күргән, шуның 20се - балалар. Юл хәрәкәте инспекторлары ике кешенең һәлак булуы хакында хәбәр итә. Аларның берсе ир-ат, икенчесе - хатын-кыз, һәлак булучылар арасында балалар юк.

Бу хакта Калуга өлкәсе буенча эчке эшләр министрлыгы идарәсе хәбәр итә. Автобус капланган вакытта кайбер пассажирлар кысылып калган, аларны чыгару өчен махсус техника кулланганнар. 

Автобуста Смоленск өлкәсе балалары Калугадагы бию фестивлендә, конкурста катнашу өчен барган булган. 


Җинаять эше кузгатылган. Автобус шәхси эшмәкәрнеке булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100