Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында эшләүче хатын яңа туган сабыеның борынын кысып, үлгәнен көтеп торган

Күпбалалы хатын аборт ясатырга өлгермәгән.

news_top_970_100
Балалар бакчасында эшләүче хатын яңа туган сабыеның борынын кысып, үлгәнен көтеп торган

Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә коточкыч вакыйга булган. Күпбалалы хатын дүртенче сабыен ванна бүлмәсендә тапкан һәм үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 36 яшьлек хатын дүртенче баласын былтыр 2 декабрьдә таба. Анасы яңа туган сабыйның борынын бармаклары белән кыса һәм бала сулыш алудан туктаганчы тотып тора. Сабый җан биргәч, ана кеше мәетне пакетка сала. Хатынның ире сабый мәетен чүп мичкәсенә чыгарып куя. Икенче көнне мәетне коммуналь хезмәт эшчеләре таба. 

«Удмуртия» телеканалы мәгълүматы буенча, тикшерүчеләр 200 хатынның ДНКсын тикшерә. Шуннан соң гына баланың анасы ачыклана. Күпбалалы хатын гаебен таный. Ул аборт ясарга өлгермәвен, йөклелекне соң белеп алуын әйтә. Иренә исә бала үзе төште дип ялганлый.

Телеканал хәбәр иткәнчә, бу хатын балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. 

Хатынга карата "анасы яңа туган баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Ире исә шаһит буларак бара. Ул бала туу турыда белмәгән, имеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100