Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында бассейнда тәрбияче хатын баткан

Балалар бакчасында бассейнда тәрбияче хатын баткан

news_top_970_100
Балалар бакчасында бассейнда тәрбияче хатын баткан
Уфа шәһәрендә балалар бакчасындагы бассейнда тәрбияче хатын батып үлгән. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига 8 ноябрьдә кич белән була. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә 51 яшьлек тәрбияче хатын үлә. Ул балалар коена торган бассейнда баткан. Аның ни сәбәпле бассейнга төшүе әлегә билгеле түгел.

"Башинформ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткәнчә, хатын суда бата башлый. Урынга табибларны чакыралар. Тәрбиячене хастаханәгә алып китәләр. Ләкин аның гомерен саклап кала алмыйлар.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, мәрхүмәнең мәетендә криминаль характердагы билгеләр ачыланманган.

Людмила исемле мәрхүмә тәрбиячене бүген җирләгәннәр. Аның белән хушлашырга туганнары һәм танышлары җыелган. "Башинформ" агентлыгы аның килене белән аралашкан.

"Бүген мин әнине җирләдем. Аның белән хушлашырга бик күп кеше килде. Минем әнинең 30 еллык педагогик стажы бар. Ул балалар бакчаларында да, хастаханәдә әти-әниләре баш тарткан балалар белән дә эшләгән. Уфаның күп кенә медицина оешмаларында, балалар бакчаларында аны беләләр иде. Аның турында начар сүз дә әйтерлек бер кеше дә юк", - дигән ул.

Фаҗига булган көн турында мәрхүмәнең килене күп әйбер белми. "Ул бассейннан чыкканда таеп киткәндер, ялгыш егылгандыр, башы белән бәрелгәндер бәлки. Ул 3-5 минут суда яткан. Аны сакчы коткарган - судан алып чыккан, ашыгыч ярдәм чакырган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Әни хастаханәдә комага киткән. Иртән безгә шалтыратып, аның үлүен хәбәр иттеләр", - дип сөйләгән Людмиланың килене.

Людмиланың ике улы бар, оныклары үсеп килә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100