Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бала артыннан карап йөрергә кирәк": Төркиядә 12 яшьлек кыз үлемендә анасын гаеплиләр

Россиядән килгән бала бассейнда баткан мизгел видеокүзәтү камералары язмасыннан югалган.

news_top_970_100
"Бала артыннан карап йөрергә кирәк": Төркиядә 12 яшьлек кыз үлемендә анасын гаеплиләр

Төркиядә ял иткәндә бассейнда һәлак булган 12 яшьлек кызның әнисенә гаепләү белдергәннәр. Төркия суды бу хатынның статусын "гаепләнүче" итеп үзгәрткән. Бу турыда баланың атасына сылтама белән "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте.

Мәрхүмә кызның әтисе Андрей Л. бу турыда "Вконтакте" челтәрендәге сәхифәсенә язып куйган.

Аның сүзләренчә, кызның әнисе Наталья әлеге эштә икенче дәрәҗәдә гаепләнүче итеп билгеләнгән. Төркия суды фикеренчә, "үз балаң артыннан карап йөрергә кирәк". Төркия кунакханәсе администрациясе һәм хезмәткәрләре дә "гаепләнүче" статусында.

Моннан тыш, Андрей язганча, видеокүзәтү камераларында баланың үлгән мизгеле төшерелгән кадрлар да югалган. "Алисаның бассейн кырыеннан йөргәне күренә. Аннары нидер ватылган һәм яздыру тукталган", - ди яза ул.

Андрей РЕН ТВ каналына интервью да биргән. Әгәр баланың анасын гаепле дип тапсалар, акчалата компенсация түләнмәячәк икән.

Санкт-Петербургтан Төркиягә ял итәргә килгән 12 яшьлек кыз бала 18 августта бассейнда су коена. Шул чакта аны бассейн төбендәге насос суырып ала. Кыз имгәнә һәм 28 августта хастаханәдә вафат була. Кызның хәле бик катлаулы булу сәбәпле, аны Россиягә кайтармыйлар.

Кызның әнисе сүзләренчә, су астында яткан баланы беренче булып әтисе күреп ала. Кулы насоска кереп киткән баласын алып чыкмакчы була. Тик насос торбасы шулкадәр нык итеп суыра, баланы ул үзе генә алып чыга алмый. Әти кеше чакыргач, аңа ял итүче башка ир-атлар ярдәм итә. Насосны сүндергәч тә, баланың кулын тиз генә тартып ала алмыйлар. Шуңа күрә атасы, тагын җиде ир-ат баланы насос белән бергә тартып чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100