Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабый үлемендә гаепле дип табылган ханым кабат бала караучы булып эшкә урнашырга тели

Сабый үлемендә гаепле дип табылган ханым кабат бала караучы булып эшкә урнашырга тели

news_top_970_100
Сабый үлемендә гаепле дип табылган ханым кабат бала караучы булып эшкә урнашырга тели

"Вести" бала үлемендә гаепле дип табылган няняның кабат үз профиле буенча эш эзләве хакында хәбәр итте.

55 яшьлек Галя Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәрендә яшәгән һәм шундагы фатирларның берсендә бала караучы булып эшләгән. Фатирның тәрәзәләрендә бала ача алмаслык йозаклар куелмаган була. 

Ике яшьлек балаларына тәрбияче эзләгән гаилә Галяны интернет аша таба. Аның үз балалары булмый, әмма ханым балаларны яратуы турында әйтә. Аның белән рәсми килешү төземиләр. 

Баланың тәрбияче белән аралашканнан соң күңелсезләнеп калуына игътибар иткән гаилә өйгә камера куя, тәрбияче бу хакта белә. 

2017 елның 17 апрелендә камера ватыла, баланың әти-әнисе дә, тәрбияче дә бу хакта белә. Һәм шушы көн баланың соңгы көне була да. Шул сәбәпле, баланың ничек үлгәне тәрбияче сүзләреннән генә билгеле. Галя әйтүенчә, ул тәрәзәне ача. Бала диваннан тәрәзә төбенә менә һәм аркасы белән москит сеткасына сөялеп утыра һәм егылып төшеп китә. 

"Матвей бүтән юк. Ул тәрәзәдән егылып төште", - ди Галя. "Ул бу сүзләрне шулкадәр тыныч әйтте, мин хәтта аның дөрес булуына ышана да алмадым", - дип искә ала әти кеше.

"Мин баланы майкасыннан тотарга тырышып карадым", - дигән Галя судта. Суд аны шартлы рәвештә бер ел һәм өч айга ирегеннән мәхрүм итә. 

"Вести" каналы язуынча, Галя бала караучы булып эшләве хакында белдергән. Ә баланың әти-әнисе фикеренчә, бала караучының бу юнәлештә эшли алу хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк. Алар җәзаны катгыйлатуны сорап, Мәскәү өлкәсе судына мөрәҗәгать итәргә җыена. 

"Вести" каналындагы психологлар әйтүенчә, өч яшькә кадәр балада биеклектән курку хисе булмый. Россиядә ел саен ачык тәрәзәләрдән егылып дистәләгән бала һәлак була. Бала караучының документларын тикшерергә һәм табиб белешмәләре сорарга кирәк, дип тәкъдим итә "Вести". Мәсәлән, 2016 елда бала караучы Гөлчәһрә Бобокулова үз караган кызны үтерде. Аның психик яктан авыру булуы ачыкланды.

Бала караучылардан каза күргән аналар Интернетта "Бала караучыларның кара исемлеген" төзи башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100