Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакалар да сугыша: ике хайванның бәрелешен видеога төшергәннәр

Бакалар да сугыша: ике хайванның бәрелешен видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Бакалар да сугыша: ике хайванның бәрелешен видеога төшергәннәр
Филлиппиндагы Тагиг шәһәрендәге бер урамда ике баканың сугышканын видеога төшереп алганнар. Бакалар сугышы төшерелгән кадрларны The New York Post сайты күрсәтте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, бакалар икесе дә муендагы һава капчыкларын тутыра, шулай итеп алар сәер тавыш чыгара, бер-берсен куркытмакчы була. Шуннан соң бакалар бер-берсенә ташлана һәм тәпиләре белән бәргәләп, сугыша башлыйлар.

Бераздан бакалар сугышудан туктый, аерылыша, ял итеп алалар һәм тагын сугыша тотыналар. Вакыйганың ахыры ни белән булып беткәне генә хәбәр ителми.

Һиндстанда еланнар сугышы еш очрый. Алар бер-берсен тешләп, чагып талаша, үзара чорналып та бетәләр икән. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100