Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакай районында кер юу машинасына тоташкан электр үткәргече юешләнеп, 23 яшьлек кызны ток суккан

Азнакай районында кер юу машинасына тоташкан электр үткәргече юешләнеп, 23 яшьлек кызны ток суккан

news_top_970_100
Азнакай районында кер юу машинасына тоташкан электр үткәргече юешләнеп, 23 яшьлек кызны ток суккан
Азнакай районының Солтангали авылында 23 яшьлек кыз һәлак булган. Аның фатирында кер юа торган машинаның шлангы өзелгән һәм электр үткәргеченә су тигән. Шуның аркасында кызны ток суккан. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгән.

"30 майда иртәнге якта Азнакай районының Солтангали авылында 23 яшьлек хатын-кыз мәете табылды. Аны ток сугып үтергән. Бу вакыйга буенча тикшерү эшләре бара", - дип аңлаткан Шептицкий.

Тикшерү версиясе буенча, мәрхүмә яши торган фатирда төнлә кер юа торган машинаның шлангы өзелгән. Аның фатирын һәм астагы күршеләрнең фатирын су баскан. Аста яшәүче күршеләр менеп, ишек шакыган. Бер мизгелдә алар фатирдан кычкырган тавыш ишетеп алган. Фатир ишеген ачучы булмаган.

Иртәнге якта экстрен хезмәт вәкилләре кызның фатирына кергән һәм хуҗабикәнең мәетен тапкан. Су баскач, идәндә ята торган электр челтәренә тоташтырылган озынайткыч электр үткәргече юешләгән, дип фаразлана. Фатир хуҗасы аны алып куймакчы булып орынган һәм аны ток суккан.

23 яшьлек кыз мәетен экспертизага озатканнар. Тикшерүчеләр фаҗига ничек килеп чыкканын ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100