Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Фазыйлова вафат, аның җиде яшьлек улы Әмир туганнарында яши

Айгөл Фазыйлова вафат, аның җиде яшьлек улы Әмир туганнарында яши

news_top_970_100
Айгөл Фазыйлова вафат, аның җиде яшьлек улы Әмир туганнарында яши
Яман шештән интегүче 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова узган төндә вафат булган. Ул Вавилова исемендәге Казан хосписында яши иде. Айгөлнең үлеме турында хоспис социаль челтәрләрдә язды.

Айгөлне бүген Әлки районында җирлиләр.   

Җиде яшьлек Әмир әнисенең соңгы минутларында хосписта, аның янында булган. Моны психолог киңәш иткән. Айгөл янында табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре дә булган. Алар аның соңгы минутларын җиңеләйтергә тырышкан. "Бәхеткә, Айгөлнең дуслары да күп ите. Алар аның өчен булдыра алганын да, булдырып булмаганын да эшләделәр", диелә хоспис хәбәрендә. 

Социаль челтәрдә баланың киләчәге белән кызыксынганнар. "Айгөлнең җиде яшьлек улы Әмир туган апасы белән яшәячәк", дип җавап биргәннәр социаль челтәрдә хоспис аккаунтыннан.



"Улы килгәндә, Айгөл комада иде инде. Безгә килгәндә, аның хәле бик авыр иде. Башта ул бераз торып йөргәләде. Соңгы көннәрдә урын өстендә генә ятты", - дип сөйләгән хоспис җитәкчесе Вавилов. Бу турыда "КП" сайты язды.  

Айгөл Фазыйлова яман шешнең дүртенче стадиясе булганда, "Беренче канал"га мөрәҗәгать итте. Ул нәни улы Әмиргә яңа гаилә эзләгән иде. Улын балалар йортына алып китәрләр дип курыкты. Шуңа күрә ул Андрей Малаховның «Туры эфир» тапшыруына мөрәҗәгать иткән.  
Быел сентябрьдә ул хосписка күченүе турында язган иде.  Озак язмавыма ачуланмагыз, хәлем булмады, бик нык авырдым. Хастаханәдән чыккач, өйдә хәл җыярга тырышты, барып чыкмады. Хәзерге вакытта мин хосписта. Тын кысылу кимемәде, начарая гына. Тагын бер авыру - панкреатит башланды. Атна буе өянәкләр белән өйдә яттым, хосписка алып киттеләр. Тагын химиятерапия билгеләделәр, таблеткаларда, Ластет капсулалар. Аның кире тәэсире - баш әйләнү, косасы килү. Пенкреатит һәм химиянең кире тәэсире булган саен гел уколлар ясап торалар", - дип язган ул. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100