Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Авыл урамында, зиратта, бакчаларда утлап йөриләр": Киров өлкәсендә авылга кыргый кабаннар һөҗүм итә

"Авыл урамында, зиратта, бакчаларда утлап йөриләр": Киров өлкәсендә авылга кыргый кабаннар һөҗүм итә

news_top_970_100
"Авыл урамында, зиратта, бакчаларда утлап йөриләр": Киров өлкәсендә авылга кыргый кабаннар һөҗүм итә
Киров өлкәсенең Яран районындагы Высоково авылына кыргый кабан дуңгызлары ияләшкән. Алар бу авылга инде берничә ел рәттән һөҗүм итә икән. Бу турыда "Вятка областная" сайты хәбәр итте. 

Дистәләгән кабан дуңгызы булган көтү авылга килә, алар авыл эчендә дә, авыл тирәсендә дә, зиратта, бакчаларда йөриләр. Социаль челтәр кулланучылар авылда утлап йөргән кабан дуңгызлары фотоларын күрсәтә.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, кабан дуңгызлары уңышны таптый, өстәвенә көтүләре белән өйләр янына ук килеп җитәләр. Алардан бала-чага курка.

Депутат Людмила Клюжева сүзләренчә, кабаннар Высоковога соңгы елларда шактый ияләшкән. Хакимият органнары кабан күргән кешеләргә "02" номерына шалтыратырга, хайваннарны видеога төшереп алырга киңәш итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100