Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар утырган микроавтобус белән авариядә сигез кеше һәлак булган

Артистлар утырган микроавтобус белән авариядә сигез кеше һәлак булган

news_top_970_100
Артистлар утырган микроавтобус белән авариядә сигез кеше һәлак булган
26 октябрьдә иртәнге якта Алтай өлкәсенең Алей районында Fiat Ducato микроавтобуся һәм Nissan Presage минивэны бәрелешә. Авариядән соң алар тимер-томыр өеменә әверелеп калган. Машиналарны аерып алу өчен коткаручылар берничә сәгать эшләгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Иртәнге якта бу тирәдә көчле яңгыр була. Минивэн Барнаулдан Шипуново шәһәренә таба бара. Башлангыч мәгълүматлар буенча, минивэн йөртүчесе юлда идарәсен югалта. Аның бик зур тизлектә барып, каршы як полосага чыгып китүе ихтимал. Шуннан соң ул каршыга килүче микроавтобус белән кара-каршы бәрелешә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алтай өлкәсе буенча идарәсенең оператив төркеме җитәкчесе Николай Егоров әлеге фаҗига турында аңлатма биргән. "Шәхси микроавтобус һәм минивэн бәрелешкән. Ике автомобильдә барлыгы уналты кеше була. Берничә кеше һәлак була һәм имгәнә", - дип әйткән ул.

Сигез кешенең күбесе урында ук һәлак була. Nissan машинасындагы кешеләр, шул исәптән сигез яшьлек кыз һәм микроавтобустагы дүрте кеше үлә. 
 

"Nissan йөртүчесе юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган, хәзер аның идарә итү хокукы булу-булмавын ачыклыйлар", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Алтай өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте вәкиле Сергей Зыков

Кайсыбер матбугат чаралары язганча, 27 яшьлек машина йөртүченең әлеге автомобиль белән идарә итү өчен рөхсәте дә булмаган, ОСАГО иминият полисында бу кешенең исеме язылмаган. Nissan хуҗасы - машина белән идарә иткән кешенең абыйсы пассажир утыргычында була, салондагы пассажирлар барысы да туганнар. Микроавтобустагы дүрт мәрхүмнең "Сударушки" дигән фольклор коллектив катнашучылары булуы билгеле. Өлкән яшьтәге артистлар Барнаулга фестивальгә бара торган була. 

 

"65 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр, "көмеш" яшьтәге волонтерлар иде, өлкәдә конкурс бара, безнең район кешеләре шунда чыгыш ясарга тиеш иде. Бик яхшы кешеләр. Күз яшен тыеп булмый", - дип сөйли Алтай өлкәсенең Алей районы башлыгы Светлана Агаркова. 

 
Авария урынына ашыгыч рәвештә коткаручылар һәм табиблар килеп җитә. Коточкыч авариядә исән калучылар белән психологлар эшли, имгәнүчеләрне тиз арада хастаханәләргә алып китәләр. Ярдәмгә вертолет килеп җитә.

"Имгәнүчеләрне өч хастаханәгә урнаштырдык. Ике кешене санитар авиациясе белән Барнаул хастаханәсенә илттек", - дип сөйли Алтай өлкәсенең сәламәтлек саклау министры урынбасары Наталья Белоцкая.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

28 октябрьдә Алтайның Алей районында матәм көне игълан ителгән. Ространснадзор планнан тыш тикшерүләр башлаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100