news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арча районындагы авариядә ике яшь кыз һәлак булган

Тагын бер ир-ат һәм яшүсмер имгәнгән.

news_top
Арча районындагы авариядә ике яшь кыз һәлак булган

Татарстанның Арча районында юл кырыена төшеп киткән иномаркада ике кыз һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Казан-Малмыж юлының 87 нче километрында 17 ноябрь иртәсендә фаҗига була. 24 яшьлек егет идарә иткән «Киа» машинасы идарәсен югалтып, юл кырыена төшеп китә.

Авария вакытында машинада барган 20 һәм 24 яшьлек ике кыз һәлак була. 27 яшьлек ир-ат һәм 15 яшьлек яшүсмер имгәнә. Аларны хастаханәгә озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар