Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аның уң аягы кап-кара, сул аягы сәламәт иде". Табиблар бутап башка аягын кискән пенсионерка вафат булган

Воронежда яшәгән 89 яшьлек Мария Дронованың авыру аягы урынына сәламәт аягын ампутацияләгән дигән хәбәр чыккан иде.

news_top_970_100
"Аның уң аягы кап-кара, сул аягы сәламәт иде". Табиблар бутап башка аягын кискән пенсионерка вафат булган
Пенсионерканың туганнары әйтүенчә, хирург Дронованың гангрена башланган уң аягын кисәргә тиеш булган. Әмма хирург аның сул аягын бот төбеннән кисеп ташлый. 

Пенсионерканың туганнары массакүләм мәгълүмат чараларында тавыш чыгаргач, сул аягын да кисәләр. 

"Аның уң аягы кап-кара иде, сул аягы сәламәт иде. Күзгә ташланып тора, ничек шуны табиблар күрмәгән?" - дип гаҗәпләнә аның оныгы Наталья. "Операция ясаганда карарны бер генә табиб кабул итми бит инде?" - ди ул.

 Воронеж клиник хастаханәсе баш табибы Сергей Шәмсетдинов пациент үзе сул аягын кисүне сорады дип бара. Аның әйтүенчә, пенсионерканың нәкъ менә сул аягы авырткан һәм ул аяк эчендә тыштан караганда күренмәгән чирләр булган. Мондый аңлатулар белән әбинең туганнары риза түгел. Алар табиблар документларны үзгәртеп язган дип исбатларга тырыша. 

Соңрак Воронеж өлкәсе сәламәтлек саклау департаменты пациентның уң аягы да сәламәт түгел иде, ул медицина күрсәткечләреннән чыгып ампутацияләнде дип белдерде. Әмма шушыңа да карамастан, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Бу хәл 8 ноябрьдә булган иде. Бүген исә пенсионерка вафат булган.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100