news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар

Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар

news_top
Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар
Актриса Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар, артистка авыр хәлдә, дип яза Газета.ру. Ул дәвалануын башка җирдә дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Моңарчы Заворотнюк баш мие яман шешен ОМС полисы буенча бушлай дәвалаган, дип хәбәр итә гаммәви мәгълүмат чаралары. Хәзер бушлай дәвалану төгәлләнгән, әмма актрисага медицина ярдәме әле дә кирәк

Авыруны дәвалап бетермичә хастаханәдән чыгару ике очракта була ала, дип сөйләгән Блохин исемендәге онкология үзәге табибы Игорь Долгополов: я дәвалану тиешле нәтиҗәләр бирми, я дәвалануда пауза кирәк. "Мөгаен, ул гомерен дәвам итәргә генә ярдәм итә торган паллиатив терапия алыр өчен өенә чыгарылгандыр", дип фаразлаган табиб.

Анастасия Заворотнюк инде берничә ай яман шеш белән көрәшә. Ул медикаментоз комада да булды, хәле бик авыр икән дигән хәбәрләр дә булды, ләкин соңрак Анастасиянең хәле яхшыра дип тә яздылар. Хәзерге вакытта артистканың якыннары һәм вәкилләре аның турында бернинди мәгълүмат бирми. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар