Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюкка ни өчен операция ясарга ярамый: табиб аңлатмасы

Анастасия Заворотнюкка ни өчен операция ясарга ярамый: табиб аңлатмасы

news_top_970_100
Анастасия Заворотнюкка ни өчен операция ясарга ярамый: табиб аңлатмасы
Склифосовский исемендәге радиохирургия үзәге хезмәткәре, нейрохирург Вячеслав Рак актриса Анастасия Заворотнюкны интенсив терапиядән өзү турындагы хәбәрне аңлаткан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия кануннары буенча, авыруны терапиядән өзү мөмкин түгел, дигән табиб. Медиклар пациент гомере өчен ахырга кадәр көрәшә, дип аңлаткан ул.

"Ә баш мие шешенең соңгы стадияләрендә медикаментлар инде булышмаслык халәт барлыкка килә, һәм дарулардан зыян аларның файдасына күрә зуррак дип фаразлана", - дигән ул. Бу очракта табиблар максималь дозада дарулар бирә һәм пациентны мөмкин кадәр озаграк яшәтә. Бу очракта кеше инде аңында булмый, аның мөһим органнары тиешенчә эшләми, сулыш алуы һәм йөрәк тибеше дә бозылган була.

"Әмма реанимациядә андый пациентларны ахырга кадәр тоталар. Кайвакыт кризис чоры үтә һәм пациентның хәле яхшыра, әмма андый очраклар бик аз", - дип аңлаткан табиб.

Анастасия Заворотнюкның яман шеш белән көрәшүе сентябрь аенда билгеле булды. Актриса Польшада дәваланды, әмма хәле кисәк начарланды. Хәзер ул комада. Табиблар аның хәлен бик начар дип бәяли. Актрисада Жанна Фрискены арабыздан алып киткән яман шуш төре табылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100