Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек сабый 25 эт, ике песи һәм куян белән бер өйдә торган

Алты яшьлек сабый 25 эт, ике песи һәм куян белән бер өйдә торган

news_top_970_100
Алты яшьлек сабый 25 эт, ике песи һәм куян  белән бер өйдә торган
Саратов шәһәрендә алты яшьлек кыз бала яши торган йортта 25 эт, ике песи һәм бер куян торган. Полиция хезмәткәрләре бу кызны әнисеннән тартып алган. Әлеге вакыйга турында өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Анастасия Захарова сүзләренә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Железнодорожная урамындагы шәхси йорттагы кешеләрнең һәм хайваннарның яшәү рәвеше белән волонтер-зооякалаучылар кызыксынган. Узган шимбәдә алар бу йортка килгән. Саратов шәһәре үзәгендә урнашкан бу өйдә элиталы токымлы 25 эт, ике песи һәм бер куян булган. Шушы ук йортта антисанитария шартларында алты яшьлек кыз бала да торган. Биредәге зоояклаучы Мария Ковалева социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, зоояклаучылар төркеме бу йорттан 16 этне, ике песине һәм куянны алып киткән.

"Тикшерү бара. Бирегә кичекмәстән балигъ булмаган балалар эшләре буенча хезмәт (ПНД) вәкилләре барды. Алар бинаны тикшерде, баланы гаиләдән алып китү турында карар кабул иттеләр. Алты яшьлек кыз бала реабилитация үзәгенә урнаштырылды", - дип әйткән Захарова.

Аның сүзләренчә, быелның май аена кадәр бу гаилә профучетта торган. Сәбәбе - йортта антисанитария шартлары.

"Берничә ел элек тә шушыңа охшаш очрак булды. ПДН хезмәткәрләре аңлатканча, баланың анасы тәртибен үзгәртте, өен җыештырды, аны хисапта калдыру өчен нигез калмаган иде", - дип аңлаткан агентлык әңгәмәдәше.

Захарова сүзләренчә, шәхси йорттан хайваннарны алып киткән волонтерларның гамәлләрен полиция тикшерә.

"Волонтерлар хайваннарның берникадәр өлешен алып киткәч, аларның хуҗасы Киров полиция бүлегенә мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, волонтерлар хайваннарны урлап алып киткән. Бу факт буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү уздыра", - дип әйткән Захарова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100