Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек баласының башына пакет кидереп урманда калдырган хатын аңлатма бирде

Малай хайваннарны җәберләгән, кошларның башын пычак белән кисеп ташлаган, этне батырырга маташкан.

news_top_970_100
Алты яшьлек баласының башына пакет кидереп урманда калдырган хатын аңлатма бирде

Төн буе берүзе генә кышкы урманда йөргән алты яшьлек баланың анасы - 33 яшьлек Елена (исеме үзгәртелгән) вакыйга турында аңлатма биргән. Ул баланың ничек югалганын сөйләгән. Тик хатын сүзләренчә, ул үз баласын үтерергә җыенмаган. Тәрбияләү максаты белән генә малайның башына пакет капчык кидергән. Ләкин урмандагы вакыйга вакытында бала качып киткән. Хатын ситуациядә контролен югалткан. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты язды.

  • Мәскәүнең көнчыгышында "Поши утравы" тыюлыгында алты яшлек бала урманда ялгызы гына калган. Ул анда 13 сәгать чамасы булган. Бала бик нык туңган. Аны машина йөртүчеләр күреп алган, дип язган идек.

Елена килеп чыккан хәлне очраклы дип саный. Ул баласын җәзага тартырга гына теләгән. Табиблар хатасы аркасында, малай сәер булып туган. Аны дәваларга тырышып караганнар. Ләкин бу бала белән бер өйдә яшәү җиңел булмаган.

Малай бик вәхши булуы белән шаккаттырган. Ул садистларча кыланган, хайваннарны җәберләгән, кошларның башын пычак белән кисеп ташлаган, этне батырырга маташкан.

«Әйе, ул шундый җенле инде, — дип әйтеп куйган Елена. 17 февральдә ана белән бала чиркәүгә бара. Керә алмыйлар. Өйгә кайтышлый, хатын малайны үзе тәрбияләп маташа, куркытмакчы була.

21.30 сәг тирәсендә урманга керәләр. «Син этне авырттырдың. Менә кара, үзеңә ничек!» дип, хатын баланың башына чүп сала торган полиэтилен пакет кидерә һәм скотч белән беркетеп куя. Елена сүзләренчә, ул пакетны берничә минуттан салдырмакчы була, тик малай качып китә. Бала югалу турында полициягә әйтсәң — скотч белән пакет турында аңлатма бирәсе була. Елена шулай дип уйлый һәм баланы үзе эзли. Төн буе урман буйлап йөри, тик баласын тапмый.

Малайны исә иртән табалар. Ул пакетта тишекләр ясаган, юлны үзе тапкан. Узып баручы машина баланы автозаправкага илтеп биргән.

Хәзер бу ана үзенең гаепсез булуын исбатлый. Ул, баланың башына пакет кидереп, буып үтерергә тырышмавына ышандырырга тиеш, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100