Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыеваның абыйсы вафат булган

Алсу Фазлыеваның абыйсы вафат булган

news_top_970_100
Алсу Фазлыеваның абыйсы вафат булган
Алсу Фазлыева туганнан туган абыйсы Илфатның вафат булуы хакында хәбәр итте.

"Бик якын идек, Илфат абый, бик иртә китең туганкаем. Якыннарның күңеленә зур хәсрәтләр салып киттең. Әле яши генә башлаган идең. бит. Тыныч йокла, Илфат абыем", - дип язган ул һәм шигырь дә урнаштырган.

Тәбрис Фәхретдиновның шигырен куясым килә.

Аргамактай чаба гомер алга таба,
Гел әйләнә әле җир шары.
Тапкан маллар кала, без яшәгән дөнья
Өч кенә көнлек бит ни бары.

Һәрчак нидер җитми, булганы да бетми,
Һәммәбезгә кирәк бөтенлек.
Тик онытмыйк шуны – безнең малыбыз да,
Шушы дөнья кебек өч көнлек.

Ходай барсын күрә, сынауларын бирә,
Тора гүя безне кисәтеп.
Шул сынаулар белән бу дөньяның безгә
Өч көнлеген тора күрсәтеп.

Шатлык- борчуларны бүлгән тигез итеп,
Рәнҗетмәгән бит ул беркемен.
Ходай бүләге дип кабул итик әле,
Бу дөньяның туган һәр көнен.

Инстаграмда Алсуның кайгысын уртаклашалар, Илфатның яхшы кеше булуы хакында язалар. 

Алсу Фазлыеваның һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100