Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Алар мине үтерергә тели": Мәскәүдә әниләре 10 метр биеклектәге күпердән ташлаган ике бала исән калган

"Алар мине үтерергә тели": Мәскәүдә әниләре 10 метр биеклектәге күпердән ташлаган ике бала исән калган

news_top_970_100
"Алар мине үтерергә тели": Мәскәүдә әниләре 10 метр биеклектәге күпердән ташлаган ике бала исән калган
Бер хатын Мәскәүнең Шәһәрне саклаучылар проспектында урнашкан күпердән ике баласын ыргыткан. Бәхеткә, балалар исән калган. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча Баш тикшерү идарәсе "ике нәни баланы үтерергә маташу" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Тикшерү версиясе буенча, 16-17 сентябрь көннәрендә хатын ике нәни баласын күпер култыксасы аша чыгарган һәм аска төшереп җибәргән. Балалар каты җиргә килеп төшкән. Шуннан соң хатын үз-үзенә кул салмакчы булган, ләкин аны узып баручылар туктаткан.

Сабыйларны хастаханәгә китергәннәр, алар табиблар ярдәм күрсәтә. Балаларын күпердән ташлаган хатынны психиатрия хастаханәсенә салганнар.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр тикшерү гамәлләрен башкара. Тикшерү кысаларында тиешле экспертизалар уздыралар, хатынның сәламәтлегенә бәя бирәләр. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә. 


Соңрак бу хатын ике нәни кызын күпердән ташлавы турында үз сөйләгән. Сорау алган вакытта 28 яшьлек Дарья Г. балалары аның үзен үтерергә теләделәр дип әйткән. Бу турыда РЕН ТВ  каналы хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне "Некрасовка" сәүдә үзәге янында бу хатын маршрут таксиен йөртүчегә ташланган. Ул ир-атның битенә газ баллончыгыннан сиптергән, аның кулында пычак булган. Моны күреп торган кешеләр полиция чакырган.

Шуннан соң хатын ике баласын алып маршруткадан чыккан. Ул урамда кычкырынган, машиналарга комачаулаган. Аннары хатын ашыгыч ярдәм чакырырга сораган. Үзе күпергә таба киткән һәм ике баласын да аска ыргыткан. 3-4 яшьлек ике кыз бала 10 м чамасы биеклектәге эстакададан егылып төшкән. Алар җитди имгәнгән, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100