Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабай эте койма аша сикереп чыгып, ун яшьлек кызның битен талаган

Алабай эте койма аша сикереп чыгып, ун яшьлек кызның битен талаган

news_top_970_100
Алабай эте койма аша сикереп чыгып, ун яшьлек кызның битен талаган

Башкорстанның Мәләвез районының Ергән авылында ун яшьлек кызга алабай эте ташланган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, зур эт койма аша сикереп чыгып, кыз балага һөҗүм иткән.

Ергән авылы хакимияте башлыгы Раил Абдулганиев сүзләренчә, Урта Азия овчаркасы токымыннан булган алабай эте баланың битенә ябышкан. Авыл халкы кызга ярдәмгә килгән. Алар этне куып җибәргән, баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Шуннан кызны Мәләвез район хастаханәсенә озатканнар.

Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылган. «Тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. Судмедэскпертиза билгеләнгән. Баланың сәламәтлегенә килгән зыян дәрәҗәсе билгеләнәчәк. Шаһитларны сораштыру бара. Имгәнгән кыз хастаханәдә ята. Тикшерү барышында этнең хуҗасының гамәлләренә хокукый яктан бәя биреләчәк», — дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Алабайның хуҗасы һәм күршеләре сүзләренчә, иртәнге якта эт бәйдә була. Хуҗабикә аны ашата һәм Салават шәһәренә эшкә чыгып китә. Эт шул вакытта бәйдән ычкынган. Койма кырыенда кар көрте булган. Эт шунда менгән дә күршеләрнең бакчасына сикереп, шуннан урамга чыккан. Хәзер Алабайны йоклатып үтергәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100