Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Акула якынлашуын күзәтү бик куркыныч": Өч баласын видеога төшерүче ир-ат сабыйларын ерткычтан коткарган

"Акула якынлашуын күзәтү бик куркыныч": Өч баласын видеога төшерүче ир-ат сабыйларын ерткычтан коткарган

news_top_970_100
"Акула якынлашуын күзәтү бик куркыныч": Өч баласын видеога төшерүче ир-ат сабыйларын ерткычтан коткарган
Америкада бер ир-ат суда йөзеп йөрүче балаларын дрон ярдәмендә видеога төшергән. Шул чакта ул якында гына йөзеп йөрүче акуланы күреп алган һәм балаларын ерткычтан коткарырга өлгергән. Бу турыда Fox News каналына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Вакыйга Флорида штатындагы Нью-Смирна-Бич шәһәре янында була. Профессиональ фотограф Дэн Уотсонның өч баласы океанда су коена. Әти кеше аларны дрон ярдәмендә биеклектән видеога төшереп йөри. Шул чакта балалар янына кара тап якынлаша башлый. Бу акула булып чыга. 
 

"Мин аппаратны һавага күтәрүгә үк диярлек балаларга якынлашучы кара тапны күреп алдым", - дип сөйләгән ул журналистларга.

Уотсон тиз генә хатыны янына бара һәм балаларны судан алып чыгарга куша.

"Акула турында сөйләшкәндә, аларны тирән суда яши дип уйлыйсыз. Су тездән генә булган урынга акула килеп чыгар дип башыгызга да китермисез. Акула балалар янына якынлашуын күзәтеп тору бик куркыныч булды", - дип сөйли Дэнның хатыны Салли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100